«Җәлил укулары» халыкара әдәби бәйге нигезләмәсе

1. ГОМУМИ НИГЕЗЛӘМӘ

1.1. Нигезләмә “Җәлил укулары” II Халыкара әдәби бәйгесенең (алга таба – бәйге) максатларын һәм бурычларын, шартларын һәм үткәрү тәртибен билгели.

1.2. Бәйге фронтовик язучылар тормышы һәм иҗаты белән кызыксынган шигърият сөючеләр арасында үткәрелә.

2. БӘЙГЕНЕҢ МАКСАТЛАРЫ ҺӘМ БУРЫЧЛАРЫ

2.1. Бәйге сөйләм телен үстерү һәм матур әдәбиятка кызыксыну уяту, шигъри сүзнең асылын һәм аһәңен тоярга өйрәнүне максат итеп куя.

2.2. Конкурсның бурычлары:

  • Россия Федерациясе төбәкләрендә һәм чит илләрдә татар телен һәм мәдәниятен саклауда, үстерүдә ярдәм итү;
  • М.Җәлилнең иҗади мирасын популярлаштыру, фронтовик язучылар иҗатына кызыксынуны арттыру;
  • яшь буынны халык традицияләренә җәлеп итү;
  • иҗади үсеш өчен шартлар булдыру;
  • сәнгатьле уку-башкару осталыгын камильләштерүдә укучыларга шартлар тудыру;
  • әдәби иҗатка сәләте булган яшьләрне барлау, таныту һәм сәләтләрен үстерү;
  • Әдәби-шигъри әсәрләргә карата уңай эмоциональ мөнәсәбәт тәрбияләү.

3. БӘЙГЕНЕ ОЕШТЫРУ КОМИТЕТЫ

3.1. Бәйгене оештыручылар:

  • “Бөтендөнья татар конгрессы” регионара иҗтимагый оешмасы;
  • Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы;
  • Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы;
  • “Татарстан – яңа гасыр” телерадиокомпаниясе;
  • Татарстан Республикасы Милли китапханәсе;
  • Татарстан Республикасы Язучылар берлеге;
  • Татарстан Республикасы Милли музее.

3.2. Бәйгене “Бөтендөнья татар конгрессы” регионара иҗтимагый оешмасы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Мәдәният министрлыгы, “Татарстан – Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе, ТР Милли китапханәсе, ТР Язучылар берлеге, ТР Милли музее вәкилләреннән, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләреннән, татар теле һәм әдәбияты укытучыларыннан торган комитет оештыра (алга таба – Оештыру комитеты).

3.3. Оештыру комитеты Бәйгенең Жюри составын раслый. Жюрига язучылар, актерлар, режиссерлар, әдәбиятчылар, җәмәгать, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, “Бөтендөнья татар конгрессы” регионара иҗтимагый оешмасы вәкилләре керә.

3.4. РФ төбәкләрендә, чит илләрдә Бәйге үткәрүне татар иҗтимагый оешмалары үз өстенә ала.

3.5. Бәйгенең жюри составын РФ төбәкләрендә һәм чит илләрдә татар иҗтимагый оешмалары кураторлары раслый. Жюрига язучылар, актерлар, режиссерлар, әдәбиятчылар, җәмәгать, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, “Бөтендөнья татар конгрессы” регионара иҗтимагый оешмасы вәкилләре керә.

3.6. Бәйгене оештыручы татар иҗтимагый оешмалары координаталарын рәсми сайтта (tatar-congress.org) һәм Бәйгенең социаль челтәрләрдәге рәсми битләрендә (instagram.com/jalil_uku , vk.com/jaliluku) урнаштыра.

4. БӘЙГЕ НОМИНАЦИЯЛӘРЕ

4.1. Бәйге номинацияләре:

  • М.Җәлил татар телендә;
  • М.Җәлил рус телендә;
  • М.Җәлил дөнья халыклары телендә;
  • Фронтовиклар татар телендә;
  • Фронтовиклар рус телендә;
  • Фронтовик язучылар әсәрләрен күмәк башкару;
  • Яшь җәлилчеләр.

“Җәлил татар телендә” номинациясе

Муса Җәлилнең бер әсәре (тулысынча яки өзек) татар телендә тәкъдим ителергә тиеш. Башкару вакыты – 5 минутка кадәр.

Бәяләү критерийлары:

  • башкару осталыгы;
  • сайланган әсәрнең укучы яшенә туры килүе;
  • текстның мәгънәви тирәнлегенә төшенү;
  • чыгыш вакытында музыкаль бизәлеш, декорацияләр, костюмнар файдаланырга мөмкин;
  • чыгышны бәяләгәндә музыкаль бизәлеш, декорацияләр һәм костюмнар куллану исәпкә алынмый;
  • һәр катнашучы үзе генә чыгыш ясый һәм чыгыш барышында башка затларны катнаштыра алмый.

“Җәлил рус телендә” номинациясе

Муса Җәлилнең бер әсәре (тулысынча яки өзек) рус телендә тәкъдим ителергә тиеш. Башкару вакыты – 5 минутка кадәр.

Бәяләү критерийлары:

  • башкару осталыгы;
  • сайланган әсәрнең укучы яшенә туры килүе;
  • текстның мәгънәви тирәнлегенә төшенү;
  • чыгыш вакытында музыкаль бизәлеш, декорацияләр, костюмнар файдаланырга мөмкин;
  • чыгышны бәяләгәндә музыкаль бизәлеш, декорацияләр һәм костюмнар куллану исәпкә алынмый;
  • һәр катнашучы үзе генә чыгыш ясый һәм чыгыш барышында башка затларны катнаштыра алмый.

“Җәлил дөнья халыклары телендә” номинациясе

Муса Җәлилнең бер әсәре (тулысынча яки өзек) дөнья халыклары телендә (татар һәм рус телләреннән тыш) тәкъдим ителергә тиеш. Башкару вакыты – 5 минутка кадәр.

Бәяләү критерийлары:

  • башкару осталыгы;
  • сайланган әсәрнең укучы яшенә туры килүе;
  • текстның мәгънәви тирәнлегенә төшенү;
  • чыгыш вакытында музыкаль бизәлеш, декорацияләр, костюмнар файдаланырга мөмкин;
  • чыгышны бәяләгәндә музыкаль бизәлеш, декорацияләр һәм костюмнар куллану исәпкә алынмый;
  • һәр катнашучы үзе генә чыгыш ясый һәм чыгыш барышында башка затларны катнаштыра алмый.

“Фронтовиклар татар телендә” номинациясе

Фронтовик язучының (бәйгедә катнашучының якташы булуы мөһим) бер әсәре (тулысынча яки өзек) татар телендә тәкъдим ителергә тиеш. Башкару вакыты – 5 минутка кадәр.

Бәяләү критерийлары:

  • башкару осталыгы;
  • сайланган әсәрнең укучы яшенә туры килүе;
  • текстның мәгънәви тирәнлегенә төшенү;
  • чыгыш вакытында музыкаль бизәлеш, декорацияләр, костюмнар файдаланырга мөмкин;
  • чыгышны бәяләгәндә музыкаль бизәлеш, декорацияләр һәм костюмнар куллану исәпкә алынмый;
  • һәр катнашучы үзе генә чыгыш ясый һәм чыгыш барышында башка затларны катнаштыра алмый.

“Фронтовиклар рус телендә” номинациясе

Фронтовик язучының (бәйгедә катнашучының якташы булуы мөһим) бер әсәре (тулысынча яки өзек) рус телендә тәкъдим ителергә тиеш. Башкару вакыты – 5 минутка кадәр.

Бәяләү критерийлары:

  • башкару осталыгы;
  • сайланган әсәрнең укучы яшенә туры килүе;
  • текстның мәгънәви тирәнлегенә төшенү;
  • чыгыш вакытында музыкаль бизәлеш, декорацияләр, костюмнар файдаланырга мөмкин;
  • чыгышны бәяләгәндә музыкаль бизәлеш, декорацияләр һәм костюмнар куллану исәпкә алынмый;
  • һәр катнашучы үзе генә чыгыш ясый һәм чыгыш барышында башка затларны катнаштыра алмый.

“Фронтовик язучылар әсәрләрен коллектив белән башкару” номинациясе

Фронтовик язучының бер әсәре (тулысынча яки өзек) татар яки рус телләрендә коллектив ( 2 дән 10 кешегә кадәр) белән тәкъдим ителергә тиеш. Башкару вакыты – 5 минутка кадәр.

Бәяләү критерийлары:

  • башкару осталыгы;
  • сайланган әсәрнең укучы яшенә туры килүе;
  • текстның мәгънәви тирәнлегенә төшенү;
  • чыгыш вакытында музыкаль бизәлеш, декорацияләр, костюмнар файдаланырга мөмкин;
  • чыгышны бәяләгәндә музыкаль бизәлеш, декорацияләр һәм костюмнар куллану исәпкә алынмый.

“Яшь җәлилчеләр” номинациясе

Бөек Ватан сугышы (сугыш чоры вакыйгалары, фронтовиклар, тылдагы тормыш һ.б.) турында катнашучы татар яки рус телләрендә үзе иҗат иткән бер әсәр (шигырь, поэма, эссе, хикәя һ.б.) тәкъдим ителергә мөмкин. Башкару вакыты – 5 минутка кадәр.

Бәяләү критерийлары:

  • Теманың тулысынча ачылуы; әсәрнең композициясе; стилистик үзенчәлекләре; тасвирлап бирү осталыгы; оригинальлек; әдәби жанр үзенчәлекләрен куллана белү; шигырь язу кануннарын белү һәм куллану;
  • башкару осталыгы;
  • текстның мәгънәви тирәнлегенә төшенү;
  • чыгыш вакытында музыкаль бизәлеш, декорацияләр, костюмнар файдаланырга мөмкин;
  • чыгышны бәяләгәндә музыкаль бизәлеш, декорацияләр һәм костюмнар куллану исәпкә алынмый.

5. БӘЙГЕНЕ ҮТКӘРҮ ТӘРТИБЕ

5.1. Бәйгедә катнашу бушлай.

5.2. Катнашучыларның рөхсәт ителгән яше: 4 яшьтән 25 яшькә кадәр.

5.3. Бәйге номинацияләрендә яшь төркемнәре һәм категорияләре:

  • 4 яшьтән 8 яшькә кадәр (кертеп);
  • 9 яшьтән 13 яшькә кадәр (кертеп);
  • 14 яшьтән 17 яшькә кадәр (кертеп);
  • 18 яшьтән 25 яшькә кадәр (кертеп).

5.4. Бәйге һәр ел, алдан сайлап алуларсыз, барлык катнашырга теләүчеләр өчен үткәрелә. Бәйгедә катнашудан баш тарту, шулай ук бәйгедә катнашырга мәҗбүр итү тыела.

5.5. Катнашучы тарафыннан бәйге кагыйдәләре тиешенчә үтәлмәгән очракта, Оештыручы алга таба аны бәйгедә катнаштырмаска мөмкин.

5.6. Бәйге 4 этапта үткәрелә:

1 нче этап – сайлап алу турлары:

Оештыру комитеты билгеләгән вакытка кадәр, җирле Оештыру комитетлары Татарстан Республикасының һәр муниципаль районында, Россия Федерациясе регионнарында, Якын һәм Ерак чит илләрдә үткәрә. Катнашучыларны сайлап алуны җирлекләрдә оешкан

Җюри билгели;

  • бәйгенең 1 нче этабын үткәрү турындагы карарны җирле Оештыру комитетлары катнашучылардан гаризалар саны нигезендә кабул итә;
  • бәйгедә катнашырга теләк белдергән коллектив яки башкаручы, үзе яшәгән җирлектәге Оештыру комитетына тиешле үрнәктәге гаризаны тапшырырга тиеш;
  • Билгеле бер зонага да карамаган төбәкләрдән һәм чит илләрдән булган катнашучылар үз анкеталарын  һәм эшләрен Бәйгенең Оештыру комитетына ([email protected]) юллый. Бу эшләр башка катнашучыларның эшләре белән Бәйгенең 3 нче этабында каралачак;
  • Бәйгенең 1 нче этабы 2019 елның 10 ноябреннән дә соңга калмыйча үткәрелә. 1 этап нәтиҗәләрен җирле Оештыру комитетлары зона Оештыру комитетларына 20 нче ноябрьгә кадәр 1 нче этапны уңышлы узучылар исемлеген җибәрә, шулай ук Оештыру комитеты почтасына ([email protected]) сайлап алу турыннан кыскача мәгълүмат (үткәрелү урыны һәм вакыты, катнашучылар саны һ.б.), фото һәм видеоматериаллар юллый.

2 нче этап – Зона турлары:

  • Оештыру комитеты билгеләгән вакытка кадәр, зона Оештыру комитетлары тарафыннан 1 нче этапны узучылар (I, II, III урыннар) арасында үткәрелә. Биредә Оештыру комитеты раслаган жюри әгъзаларының берсе катнашу мәҗбүри;
  • зона Оештыру комитетлары үз зоналарында әлеге Нигезләмәгә Бәйге үткәрү үзенчәлекләренә кагылышлы өстәмәләр кертергә хокуклы (Оештыру комитеты белән килешү буенча);
  • Бәйгенең 2 нче этабын үткәрү өчен муниципаль берәмлекләрнең Башкарма комитетлары мәдәният үзәкләре үз биналарын бушлай бирергә, Оештыру комитетына Бәйгене оештыруда ярдәм итәргә тиеш;
  • 4-8 яшьлекләр категориясендә катнашучылар Оештыру комитеты почтасына ([email protected]) видеоролик һәм анкета  җибәрә. Алар видеороликлар буенча гына бәяләнәчәк. 2 нче этапны узган эшләр башка катнашучыларның эшләре белән бергә 3 нче этапта каралачак.

2 нче этапны үткәрү зоналары:

I. Россия Федерациясе регионнары һәм чит илләр:

  1. Чиләбе зонасы (Көргән, Свердлау, Төмән өлкәләре);
  2. Ырымбур зонасы ( Самара, Сарытау өлкәләре, Казахстан Республикасы);
  3. Башкортостан зонасы (Башкортостан Республикасы);
  4. Ульян зонасы (Ульян, Пенза өлкәләре, Мордовия Республикасы, Чувашия Республикасы);
  5. Киров зонасы (Киров, Кострома, Вологда, Түбән Новгород өлкәләре, Мари Иле, Коми, Удмуртия Республикалары, Пермь крае).

II. Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм муниципаль районнары:

  1. Бөгелмә зонасы (Бөгелмә, Әлмәт, Азнакай, Ютазы, Баулы, Лениногорск, Чирмешән муниципаль районнары);
  2. Тукай зонасы (Түбән Кама, Тукай, Минзәлә, Әгерҗе, Актаныш, Мөслим, Сарман, Зәй муниципаль районнары, Яр Чаллы шәһәре);
  3. Алексеевск зонасы (Алексеевск, Чистай, Яңа Чишмә, Аксубай, Нурлат, Әлки, Спасс муниципаль районнары);
  4. Тәтеш зонасы (Тәтеш, Буа, Чүпрәле, Апас, Кайбыч, Кама Тамагы муниципаль районнары);
  5. Кукмара зонасы (Кукмара, Менделеевск, Алабуга, Мамадыш, Саба, Теләче, Арча, Әтнә, Балтач муниципаль районнары);
  6. КАЗАН – I зона (Биектау, Балык Бистәсе, Питрәч муниципаль районнары, Казан шәһәренең Вахитов, Идел буе, Совет административ районнары);
  7. КАЗАН – I зона (Югары Ослан, Яшел Үзән, Лаеш муниципаль районнары, Казан шәһәренең Авиатөзелеш, Киров, Мәскәү, Яңа Савин административ районнары).
  • Һәр зонаның электрон адреслары һәм 2 нче этапны үткәрү вакыты Бәйгенең социаль челтәрләрдәге битләрендә (instagram.com/jalil_uku, vk.com/jaliluku) һәм БТКның рәсми сайтында (tatar-congress.org) урнаштырылачак. Барлык сораулар буенча Бәйгенең электрон почтасына язарга мөмкин ([email protected]).

3 нче этап – Ярымфинал:

оештыру комитеты тарафыннан, жюри әгъзалары катнашында, онлайн-режимда (Бәйгедә катнашучылар чыгышын видеодан карау) үткәрелә.

4 нче этап – Финал:

Оештыру комитеты билгеләгән вакытта, барлык Жюри әгъзалары катнашында, Казан шәһәрендә уздырыла.

5.7. Бәйгенең 2 нче этабында җиңүчеләр 3 нче этапта катнашсын өчен, зона Оештыру комитетлары 2019 елның 20 декабреннан да соңга калмыйча, [email protected] электрон адресына Бәйгенең 2 нче этабын уздыру нәтиҗәләрен (отчет) юлларга тиеш:

  • һәр номинациядә һәм яшь төркемендә I, II, III урын алган катнашучылар чыгышы белән видеоязма (h264, mp4, mpeg2 видео форматында);
  • һәр номинациядә һәм яшь төркемендә I, II, III урын алган катнашучыларның фотосурәтләре (портрет, JPEG форматында);
  • һәр номинациядә һәм яшь төркемендә I, II, III урын алган катнашучыларның гаризасы (Кушымта 1);
  • һәр номинациядә һәм яшь төркемендә I, II, III урын алган катнашучыларның шәхси мәгълүматларны эшкәртү өчен ризалыгы (Кушымта 2);
  • һәр номинациядә һәм яшь төркемендә I, II, III урын алган катнашучыларның әти-әниләре белән элемтә (телефон);
  • һәр номинациядә һәм яшь төркемендә I, II, III урын алган катнашучылар чыгыш ясаган әсәрләрнең исемнәре;
  • Бәйгенең узган этабыннан фото һәм видеоматериаллар.

5.8. Бәйгенең алдагы этабына үтә алмаган катнашучылар белән эшне дәвам итәргә тәкъдим ителә:

аларны татар теле һәм әдәбиятына багышланган әдәби чараларда, шәһәр һәм муниципаль бәйрәмнәрендә, төрле проектларда катнаштыру.

5.9. 2020 елның 10 гыйнварыннан 15 гыйнварына кадәр Бәйгенең 3 нче этабы үткәрелә. 3 нче этапка узган катнашучыларның чыгышлары белән видеоязмалар Бөтендөнья татар конгрессының рәсми сайтында www. tatar-congress.org адресы буенча, шулай ук Бәйгенең социаль челтәрләрдәге рәсми битләрендә (instagram.com/jalil_uku , vk.com/jaliluku) урнаштырыла.

5.10. 2020 елның 15 гыйнварыннан 25 гыйнварына кадәр Жюри әгъзалары Бәйге финалистларын билгели, шулай ук интернет тавыш бирү дә уза. Теләге булганнар үз тавышларын ошаган эшләр өчен бирә алачак (тавыш бирү барышында бер тапкыр).

5.11. 4 нче этап (Финал) Казан шәһәрендә 2020 елның февраль аенда оештырыла. Финалны үткәрү вакыты һәм урыны Бәйгенең социаль челтәрләрдәге рәсми битләрендә (instagram.com/jalil_uku , vk.com/jaliluku) һәм Бөтендөнья татар конгрессының рәсми сайтында tatar-congress.org күрсәтеләчәк.

5.12. Жюри әгъзаларының карары Беркетмә белән рәсмиләштерелә һәм соңгы документ булып кала, ул яңадан каралмый һәм аңа карата шикаять бирелми.

6. НӘТИҖӘЛӘР ЧЫГАРУ ҺӘМ БҮЛӘКЛӘҮ

6.1. Жюри карары нигезендә Бәйге җиңүчеләренә һәр номинациядә, һәр яшь төркемендә 3 призлы урын билгеләнә.

6.2. I, II, III урын яулаган Бәйге җиңүчеләре кыйммәтле бүләкләр һәм дипломнар белән бүләкләнә. 3 нче этапка узган катнашучыларга Шәһадәтнамәләр тапшырыла.